Бу гади генә бер вакыйга. Мондый хәл теләсә-кем белән булырга мөмкин. Аларның берсе протагонист – икенчесе дотагонист, берсе тоткын – икенчесе вакыйгалар белән идарә итүче, берсе кача – икенчесе куып тота, берсе иҗат итә – икенчесе бәяли. Кыскасы, геройлар арасында драматик конфликт, психологик һәм шәхси каршылык. Һәркемнең үз дөреслеге, үзенчәлекләре, максатлары, дөньяга карашы бар. Һәркем дөньяга карашлар бәхәсендә, үз-үзеңне ярату уенында, һәм тормыш абсурдына каршы торуда җиңеп чыгарга, тантана итәргә тели!
Автор белән Цензорның, сәнгать һәм циркулярның, фантазия иреге һәм рөхсәт ителгән кысаларның кисешүе нинди нәтиҗәләргә китерер, кисәтү утлары кабызырга кирәкме, яки башны көлгә яшерү дөресрәк булырмы. Япон драматургы, сценарист һәм режиссер Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча А.Җаббаров сәхнәләштергән спектакльдә сүз шул хакта барачак.