АНАЛАР УЛЛАРЫН КӨТӘЛӘР/ Ғ. КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТДАТ ГАСТРОЛДӘРЕ

АНАЛАР УЛЛАРЫН КӨТӘЛӘР/ Ғ. КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТДАТ ГАСТРОЛДӘРЕ

Ҙур сәхнә

16+

Авторы спектакля

Thomas Johnson

HR Manager

Thomas Johnson

HR Manager

Действующие лица и исполнители

Sharon Berry

Project Manager

Juliana Lane

Lead Designer

Richard Hernandez

Vice Chairman

Г.Камал исемендәге театр Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләргә әледән-әле мөрәҗәгать итә. Бөтен ил белән бергә Ватан өчен каты көрәш барган көннәрдә дә,  сугыштан соң җимерелгән шәһәрләрне, җәрәхәтләнгән язмышларны төзәткән чорда да, аннан соңгы елларда һәм бүгенгәчә Ватан сугышын яктырткан театр әсәрләре һәркайсыбызның күңелендә җиңүчеләр буынына изге рәхмәт хисе булып яңгырый!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Г.Камал исемендәге театр Әсгать Мирзаһитов драмасы буенча «Аналар улларын көтәләр» дигән яңа спектакль тәкъдим итә. Ул фашист илбасарларыннан илебезне азат итүдә катнашкан, һәлак булган солдатлар истәлегенә һәм аларның әйләнеп кайтуларын өзелеп көткән аналарга багышлана.

Вакыйга сугыш беткәнгә 30 ел тулган көннәрдә авылда бара. Күпме вакыт узса да, сугыш кайтавазы спектакль геройларының йөрәкләрендә тирән әрнү булып яши. Аналар һаман улларын көтәләр, хыялларында һаман алар белән очрашалар.

Төп рольләрдә – театрның күренекле өлкән буын артистлары. Сугыштан соң туган булсалар да алар илебезнең бу фаҗигале тарихын әтиләреннән, бабаларыннан ишетеп үскән шаһитлар. Һәм без бу спектакль халкыбызның мәңгелек хәтеренә сәнгати һәйкәл булыр диеп өметләнәбез!

Авторы спектакля

Richard Hernandez

Vice Chairman

Действующие лица и исполнители

Киләһе тапҡыр

Ноябрь 15 Шб

Фекер яҙырға